Түбән Ушма авыл җирлегендә гомер итүче юбиляр котлаулар кабул итте

2014 елның 30 июле, чәршәмбе

      Түбән Ушма авыл җирлегендә гомер итүче Равия Мөхәмәтҗанова шушы көннрдә 80-яшьлек юбилее уңаеннан  котлаулар кабул итте. Равия апа күп еллар киномеханик булып эшләгән, “СССР киномотографиясенең отличныгы” күкрәк билгесенә, күп кенә грамоталарга ия. Лаеклы ялга чыгар алдыннан авыл җирлегендә бухгалтер булып хезмәт куйган. Тормыш иптәше Җиһанша абый белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Быел яз алтын туйларын билгеләп үттеләр.

      Түбән Ушма авыл җирлеге башлыгы Наил Фатыхов һәм сәркәтип Лилия Җиһаншина да читтә калмадылар, юбилярны зурлап котладылар, җылы теләкләрен, бүләкләрен тапшырдылар.

       “Мөхәмәтҗановлар гаиләсе яшь буын өчен иң лаеклы үрнәк. Әгәр хәзерге яшьләрдә гаиләгә караш һәм мөнәсәбәт Равия апа һәм Җиһанша абыйныкы кебек булса, гаилә институтының киләчәге һичшиксез якты һәм өметле”, - дип ассызыклады сәркәтип Лилия Хәсәновна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International