1 август көнне «Казан» Гаилә узәгендә Хисамов Рафаил Ибрагим улы белән Луиза Рафик кызының бергә гомер итуләренә 50 ел тулуга багышланган алтын туй тантанасы узды

2014 елның 1 августы, җомга

Ярты гасыр элек алар язмышларын бәйләгәннәр. Шул көннән бирле бер-берсенә тугрылыклы булып матур гомер кичергәннәр. Аларнын беренче очрашулары Горький паркында була. Рафаил Ибрагим улы Казан Дәуләт Төзелеш һәм архитектура институтын тәмамлап аспирантурага укырга керә. Бүгенге көндә ул – профессор, укытучы. Луиза Рафик кызы белеме буенча – химик. Ул – тормыш иптәшенә яраткан хатын, ике кызына кайгыртучан әни һәм алты оныгына яраткан дәу әни дә.

Без аларга алдагы көннардә дә гаилә учагын сүндермичә мул тормышта исән-сау гомер итүләрен телибез.

 

Бик күп яшь парлар үзләренең туй тантанасын үзенчәлекле, онытылмаслык итеп уздырырга тели. Шуңа мисал итеп 1 август көнне «Казан» Гаилә узәген чып-чын пиратлар  яулап алды. Нәкъ шушы көнне Александр һәм Екатеринанын язылышу тантанасы шул рухта узды. Алар үзләрен бер-берсен яраткан кияү һәм кәләш итеп кенә түгел, ә чын мәгънәсендә ижадый парлар итеп күрсәттеләр.

Аларнын язылышу тантанасына килган барлык дуслары,хәтта әти-әниларе узләренең образларын тудырган иде.

Без аларга киләчәктә бер-берсен хөрмәт итеп,муллыкта,тигез мәхәббәт белән яшәүләрен теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International