Сарман муниципаль районнында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе старт алды. Шул уңайдан ял паркында зур бәйрәм оештырылды. Котлау сүзе белән район башлыгы Н.А.Закиров бәйрәмне ачып җибәрде. Район кунагы Хайрутдинов Ф.Ю балаларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады.
Күп балалы һәм тәрбиягә балалар алган гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Беренче сыйныфка укырга баручы барлык балаларны да ранец, мәктәпкә кирәк яраклар һәм мәктәп формалары белән сөендерделәр. Бәйрәм жыр һәм биюләр белән дәвам итте.