Региональ үсеш министрлыгында гомүмроссия буенча үткәрелгән “Россияның иң төзекләндерелгән шәһәр (авыл) җирлеге” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Конкурста 6 категориядә барлыгы 176 муниципаль берәмлек катнашты.
3-нче категориядә (100 меңгә кадәр халкы булган шәһәр җирлеге) җиңүче исеменә Мамадыш шәһәре, 5-нче категориядә (3-5 мең халкы булган авыл җирлекләре) Мамадыш районының Красная Грка авыл җирлеге лаек булды.
Чыннан да, мамадыш районында район хакимияте
тарафыннан төзекләндерүгә, чисталыкка, матурлыкка зур игътибар бирелә. Районыбызның һәр җитәкчесе, һәр эшчесе, һәр кешесе бу эштә булышлык күрсәтә.
Шәһәребезне матурлауда Мамадыш районының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләреның өлеше бар. Аларның тырышлыгы белән ГХАТ бүлегенә килгән барлык клиентлар һәм кәләш-кияүләрне искиткеч чәчәк клумбалары каршы ала. Алдан әзерләнгән проект буенча утыртылган чәчкәләр Язылышу сараеның визиткасына әйләнде.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең хезмәте якын-тирә территорияне матурлау буенча конкурс комиссиясе тарафыннан да ел саен югары бәяләнә. Әлбәттә, беренче чиратка куелган максат – чисталык, матурлык һәм тәртипне иң элек ишек төбеннән башлау.