Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясенә кушылды

2014 елның 5 августы, сишәмбе

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе Татарстанда ел саен традицион рәвештә үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясенә кушылды. Тантаналар йортына никахларын теркәргә килгән яшь парлар, аларның кунаклары хәлләреннән килгәнчә быел мәктәпкә җыенучы сабыйларга матди ярдәм күрсәтә ала. Акциянең символикасы төшерелгән тартма Тантаналар йортының фойесында урнашкан. 2013 нче елда ГХАТ идарәсе белгечләре “Веста” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә канцелярия кирәк-яраклары алу өчен 10000 мең сумнан артык акча тапшырды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International