Гәйтәнлеләр Авыл көнен билгеләп үттеләр

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Авыл көне кысаларында гәйтәнлеләр билгеләп үткән бәйрәм чарасы “Кешеләргә һәм җиргә мәхәббәт белән” дип аталды. 

Ул барысын да: өлкәннәрне дә, балаларны да бергә җыйды. Бәйрәмгә авылдан читтә яшәүчеләр, кунаклар да күпләп килде. Иң кечкенәләр өчен “Улыбка” сабын куыклары һәм зур курчаклар төркемен чакырдылар, дискотека оештырдылар һәм тәм-томнар белән сыйладылар. Бераз соңрак өлкәннәр өчен программа башланды. Авыл халкын авыл җирлеге башлыгы Рәшит Кәлимуллин, Гәйтәндә тупы-үскән, хәзер  Ямал-ненец автоном округының законнар чыгару җыены депутаты Олег Клементьев котладылар.  Рәфис һәм Фәүзия Кәлимуллиннарның иҗади чыгышы чарага үзгә бизәк өстәде. Биредә үк быел юбилейларын билгеләп үтүчеләрне, быел  гаиләләрендә сабыйлары туганнарны котладылар. Быел Гәйтәндә 6 сабый дөньяга килгән һәм аларның барысы да малайлар. “Ватаныбызның булачак сакчылары”, - диде авыл халкы. Бәйрәм төн уртасына кадәр дәвам итте, бәйрәм табыннары сыйдан сыгылып торды, бар да рәхәтләнеп аралашты һәм күңел ачты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International