Өлкәннәр көненә багышлап, 1 октябрь көнне Саба муниципаль районында 50 ел тигезлектә гомер кичергән парларның “алтын” никахлары теркәлде. Бу чара Байлар Сабасынын «Ильвина» ресторанында булып узды. Чара тантаналы рәвештә, парларны теркәү белән башланып китте. Соңырак өлкән парларны табын һәм бүләкләр көтә иде. Шулай ук аларны котларга Саба мунициапаль районы башлыгы, Минниханов Рәис Нургали улы да килгән иде. Биредэ, 50 ел бергә тормыш кичерүчелэр генә түгел, ә 60 еллыклар һәм инде бер яшь пар да бар иде. Бер өлкән пар Коръән китабын алып, аны яшь парга тантаналы рәвештә иң изге теләкләрен теләп тапшырды. Чара күңелле концерт белән дәвам итте.
Өлкәннәр көне кысаларында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә яңа гаиләләрнең никахларын теркәү белән беррәттән юбилярларны котлау тантанасы үткәрелде.
Табигатьтә көзге муллык, иркенлек хакимлек иткән чорда билгеләп үтелүче бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова сәламләде. Өлкәннәр адресына район башлыгы Равил Кузюровның котлауларын җиткерде һәм район тормышында актив катнашучы бер төркем өлкәннәргә район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Шунда ук районның мәдәни тормышында актив катнашучыларга районның пенсионерлар берлеге Мактау хатлары, ТРның ветераннар иҗтимагый төбәк Советының һәм ТР Мәдәният министрлыгының дипломнары тапшырылды.
Бәйрәм үзешчәннәрнең музыкаль чыгышлары белән дәвам итте.
1 октябрь көнне Минрайоны Гөлек авылында яшәүче Гарифуллина Хәмидә Гиздатулла кызына 100 яшь тулды. Аны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урын басары Гильфанов Н.З., авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Гимаев И.М., район гәҗитеннән Воробьева А.А., Урыс авыл җирлеге башлыгы Маулин Ф.М., авыл җирлеге сәркәтибе Зияева А.Г., специалист Имамутдинова Д.И., социаль хезмәткәр Харисова Г.Х., балалары, оныклары һәм күршеләре килде.
Хәмидә апа 1914 елның 1 октябрендә Мөслим районы Метрәй авылында туган. Колхозда эшләгән. Агрономга укырга керә, ләкин укуын ташлый. 1937 елда Лысьба шәһәренә китә. 1938 елда Гарифуллин Шәрифуллага кияүгә чыга. Шул ук елны улы Рәшит туа һәм 1955 елның 6 октябрендә үлә. 1940 елда кызы Нәсимә туа һәм 9 айдан соң үлә. 1941 елда улы Әсхәт туа һәм 1942 елда үлә. 1941 елда ире Шарифулла сугышка китә, 1942 елда гарипләнеп кайта. Шуннан соң иренең туган авылы – Гөлеккә кайталар. 1943 елда кызлары Фәимә туа, бүгенге көнгә кадәр алар бергә торалар. Хәмидә әби пенсиягә чыкканчыга кадәр колхозда эшли. Кызы Фәимә апа да гомере буе колхозда сыер савучы булып эшли. 1978 елда Хәмидә әбинең ире Шәрифулла үлә. 1991 елда бот сөяген сындырып, 23 ел буе урын өстендә ята. 2 группа инвалид. Тыл һзм хәзмәт ветераны. Бүгенге көндә кызы, 2 оныгы, 3 оныкчыгы һәм 90 яшен тутырып килүче сеңлесе тәрбиясендә яши.
30 сентябрь көнне иртәдән бирле Мәдәният Йортына өлкән кешеләр җыела башландылар. Гореф-гадәтләр буенча, бәйрәм һәр ел үткәрелә, бәйрәм гел яхшы тәэсирләр гынә калдыра.
Тема концерт «Картлар һәм балалар - без гел бердәм!» - Туры килде исемгә. Программада чыгыш ясадылар балалар бакчасы , мәктәпләр һәм үзе өлкән артистлар. Бик матур, чын күңелдән, дулкынландыргыч үтте. Барлык катнашучынар әлеге күңелле чарадан канәгать калдылар, бигрәк тә пенсионерлар һәм ветераннар тк «Май» дан истәлекле бүләкләр алдылар.
50 һәм 60 ел бергә гомер иткән парларны - Закиров Рафик Загит улы һәм Райся Галимулла кызы, Рубанов Василий Степан улы һәм Вера Петр кызы, Нефёдов Иван Терентий улы һәм Нина Павел кызы, Куликов Дмитрий Ильич улы һәм Анастасия Василий кызларын Осинова бистәсе башлыгы Мельникова Татьяна Владимир кызы чын котлап бүләкләрне тапшырды.
Яңа Ибрай җирле үз идарәсе рәисе Кәбиров Фәхим Хаммат улы һәм аның урынбасары Нуртдинов Рәмис Рәҗаб улы бу көнне , күп балалы һәм авылның хөрмәтле Шаяхметовлар гаиләсендә булдылар.
Фазыл абый һәм Исламия апа кулга-кул тотынышып 52ел бергә гомер итәләр. Яшь чакларында “Үсәр” колхозында тырыш хезмәт куйдылар ,хәзерге вакытта икесе дә лаеклы ялда.
Лаеклы ялда булуга карамастан, гаилә башлыгы Фазыл Мустафа улы 1-че мәчеттә имам-хатыйб вазыйфасын башкара.
Фазыл абый һәм Исламия апа 5 бала тәрбияләп үстерделәр, 12оныкларын, 2оныкчыкларын тәрбияләүдә зур өлеш кертәләр.
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе белгечләре Полина Григорьевна һәм Олег Сергеевич Бельскийларны бергә гомер итүләре һәм 1октябрь – Өлкәннәр көне белән котларга килделәр. 1964 нче елда борынгы Алабуга шәһәре бер – берсен сөйгән ике йөрәкне кавыштыра. Аларның ялкынлы йөрәкләре бүген дә бер – берсенә һәм тирә –якка якты нурларын сибеп бергә тибә.
Билгеле, һәр гаиләдә булган мәшәкатьләр аларны да читләтеп үтми. Бу авырлыкларны бергәләп, кулга – кул тотышып җиңеп чыгалар.
Полина Григорьевна 37 ел мәктәптә укытучы булып эшләгән. Ул үзенең бөтен көчен, сәләтен, йөрәк җылысын укучыларына биргән. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаган укучылары аның таләпчән, гадел укытучы булуы турында сөйлиләр.
3 нче урта мәктәп директоры А.В. Рябова аларны 1октябрьдә Өлкәннәр көне, 50 ел бергә гомер итүләре белән котлады һәм исәнлек, озын гомер теләде, ә Полина Григорьевнаны якынлашып килүче Укытучылар көне белән тәбрикләде.
Полина Григорьевнаның 1978 нче елда мәктәпне тәмамлаган укучысы, ЗАГС идарәсе җитәкчесе Б.И. Махотина, Бельскийларны Алтын туйлары һәм үзенең яраткан укытучысын һөнәри бәйрәме белән кайнар котлады.
Гаиләнең иң олы горурлыгы һәм шатлыгы – кызлары Марина һәм Анжела.
Алар әти – әниләренә ихлас ярату сүзләрен җиткерделәр.
Полина Григорьевна һәм Олег Сергеевич Гаилә бәйрәмен оештыручыларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.