Өлкәннәр көненә багышлап, 1 октябрь көнне Саба муниципаль районында 50 ел тигезлектә гомер кичергән парларның “алтын” никахлары теркәлде. Бу чара Байлар Сабасынын «Ильвина» ресторанында булып узды. Чара тантаналы рәвештә, парларны теркәү белән башланып китте. Соңырак өлкән парларны табын һәм бүләкләр көтә иде. Шулай ук аларны котларга Саба мунициапаль районы башлыгы, Минниханов Рәис Нургали улы да килгән иде. Биредэ, 50 ел бергә тормыш кичерүчелэр генә түгел, ә 60 еллыклар һәм инде бер яшь пар да бар иде. Бер өлкән пар Коръән китабын алып, аны яшь парга тантаналы рәвештә иң изге теләкләрен теләп тапшырды. Чара күңелле концерт белән дәвам итте.