Хәмидә әбинең 100 елык юбилее

2014 елның 3 октябре, җомга

1 октябрь көнне Минрайоны Гөлек авылында яшәүче Гарифуллина Хәмидә Гиздатулла кызына 100 яшь тулды. Аны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе   урын басары Гильфанов Н.З., авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Гимаев И.М., район гәҗитеннән Воробьева А.А., Урыс авыл җирлеге башлыгы Маулин Ф.М., авыл җирлеге сәркәтибе Зияева А.Г., специалист Имамутдинова Д.И., социаль хезмәткәр Харисова Г.Х., балалары, оныклары һәм күршеләре килде.

Хәмидә апа 1914 елның 1 октябрендә Мөслим районы Метрәй авылында туган. Колхозда эшләгән. Агрономга укырга керә, ләкин укуын ташлый. 1937 елда Лысьба шәһәренә китә. 1938 елда Гарифуллин Шәрифуллага кияүгә чыга. Шул ук елны улы Рәшит туа һәм 1955 елның 6 октябрендә үлә. 1940 елда кызы Нәсимә туа һәм 9 айдан соң үлә. 1941 елда улы Әсхәт туа һәм 1942 елда үлә. 1941 елда ире Шарифулла сугышка китә, 1942 елда гарипләнеп кайта. Шуннан соң иренең туган авылы – Гөлеккә кайталар. 1943 елда кызлары Фәимә туа, бүгенге көнгә кадәр алар бергә торалар. Хәмидә әби пенсиягә чыкканчыга кадәр колхозда эшли. Кызы Фәимә апа да гомере буе колхозда сыер савучы булып эшли. 1978 елда Хәмидә әбинең ире Шәрифулла үлә. 1991 елда бот сөяген сындырып, 23 ел буе урын өстендә ята. 2 группа инвалид. Тыл һзм хәзмәт ветераны. Бүгенге көндә кызы, 2 оныгы, 3 оныкчыгы һәм 90 яшен тутырып килүче сеңлесе тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International