1 октябрьдә Нурлатта шәһәр Мәдәният сараенда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган зур бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәм программасы мул табыннар һәм күргәзмәләр караудан башланды

2014 елның 4 октябре, шимбә

Табигатьтә көзге муллык, иркенлек хакимлек иткән чорда билгеләп үтелүче бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова сәламләде. Өлкәннәр адресына район башлыгы Равил Кузюровның котлауларын җиткерде һәм район тормышында актив катнашучы бер төркем өлкәннәргә район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Шунда ук районның мәдәни тормышында актив катнашучыларга районның пенсионерлар берлеге Мактау хатлары, ТРның ветераннар иҗтимагый төбәк Советының һәм ТР Мәдәният министрлыгының дипломнары тапшырылды.

Бәйрәм  үзешчәннәрнең музыкаль чыгышлары белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International