Яңа Ибрай җирле үз идарәсе рәисе Кәбиров Фәхим Хаммат улы һәм аның урынбасары Нуртдинов Рәмис Рәҗаб улы бу көнне , күп балалы һәм авылның хөрмәтле Шаяхметовлар гаиләсендә булдылар.
Фазыл абый һәм Исламия апа кулга-кул тотынышып 52ел бергә гомер итәләр. Яшь чакларында “Үсәр” колхозында тырыш хезмәт куйдылар ,хәзерге вакытта икесе дә лаеклы ялда.
Лаеклы ялда булуга карамастан, гаилә башлыгы Фазыл Мустафа улы 1-че мәчеттә имам-хатыйб вазыйфасын башкара.
Фазыл абый һәм Исламия апа 5 бала тәрбияләп үстерделәр, 12оныкларын, 2оныкчыкларын тәрбияләүдә зур өлеш кертәләр.