Бәйрәмдә юбилярларның балалары,оныклары үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Без дә аларга киләчәктә яшь буынга үрнәк булып,иминлектә,тынычлыкта иңне-иңгә куеп мул тормышта яшәүләрен телибез.
ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан алар барысы да котлау сүзләрен һәм истәлекле бүләкләрне өйләрендә алдылар. Нәкъ менә алар безнең бүгенге көндә тоткан горурлыгыбызны тудырган һәм саклап кала алган. Аларны тагын бер кат чын күңелдән котлап, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, тормышка сүнмәс теләк, якыннарының игътибарын һәм мәхәббәтен телибез. Бәхет һәм иминлек сезгә!
Картлар көне уңаеннан оештырылган бу тамашада быел 7 кеше ярышты. Берничә номинациядән торган бу ярышта беренчелекне быел Тамара Ахмадиева яулады. Тамашаны әзерләүдә ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре актив катнашты.
Туйлар сезоны, гадәттә, сентябрь ахырларында тәмамлана. ЗАГСта эшләүчеләр өчен җәй ыгы-зыгылы, мәшәкатьле чор. Алабугада быелның 4 аенда 518 парның өйләнешү акты теркәлгән.
Алабуга ЗАГС бүлегендә туйлар сезонын ябу тантанасы, һәрвакытта билгеләп үтелә. 2 нче октябрьдә, җәйге эшкә йомгак ясаганнан соң, коллектив ял йортында бик күңелле итеп ял итте.
Рафгат Фатыйх улы гомер буе прокурор булып эшләде. Ул Россиянең атказанган юрист исеменә лаеклы. Шулай ук ул Бөек Ватан сугышында катнашты.
Радия Ахмадулла кызы гомер буе Райпищепторг комбинатында эшләде. Ул һәрчак ире яннында булды һәм гел булышып торды.
Гизатуллиннар гаиләсе малай белән кыз үстерделәр. Ә хәзерге көндә өч онык, бер оныкчык үстерергә булышалар.
Исламова Зәкия Шакирҗан кызы 2 октябрь көнне үзенең юбилеен билгеләп үтте.
Тыл һәм хезмәт ветераны Зәкия әби гомере буе Сарман икмәк комбинатында кочегар булып эшли. Тормыш иптәше Әкрам белән ике кыз һәм бер ул үстергәннәр. Бүгенге көндә улы Ринат һәм килене Ирина тәрбиясендә яши.
Гомер бәйрәменә Зәкия әбинең туганнары, коллегалары, авыл җирлеге башлыгы һәм район җитәкчеләре җыелды. Шул хөрмәттән бик матур өстәл әзерләнеп, матур теләкләр теләнелде.
Тыйнак, ипле, сабыр Зәкия әбине олы юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез, аңа тагын да шулай итеп туган көннәрен үткәрергә язсын дип теләп калабыз.
1 октябрь көнне район мәдәният йортында алтын юбилярларны котладылар. Тантанада район башлыгы Э.М. Дияров, булек мөдирләре катнашты. Тантана ахырында юбилярлар Почет китабына үзләренен кулларын куйдылар. Һәр гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Алар нәкъ 50 ел кулга-кул тотынышып, икәүләшеп таңнарны каршылыйлар. Көннәр, атналар, айлар, еллар үтә, бары тик мәхәббәтләре генә сүнми.
Алтын юбилярлар исеменә шәһәр мэры Илсур әфәнде Метшиннан акчалата бүләк белән котлау хаты килде.
Кадерле юбилярларны гаилә бәйрәрәмнәре белән котларга балалалары, туганнары килделәр. Бик күп җылы сүзләр әйтелде безнең юбилярларга.
Владимир Иван улы һәм Зинаида Николай кызы Казан шәһәренең ГХАТ бүлегендә язылышалар.
1944 нче елында Владимир Иван улына 15 яшь тулгач үз теләге белән Төньяк фронтына китә.
1948 нче елда аны Карелия өлкәсенә командир бүлегенә укырга җибәрәләр. Ул төрле өлкәләрдә хезмәт итә, бары тик 1952 нче елда демобилизацияләнә. Шуннан соң сөйгән Зинаидасы белән Алтай өлкәсенең Бийск шәһәренә китәләр. Әйләнеп кайтканнан соң вертолет заводына эшкә керә.
Зинаида Николай кызы 12 нче шәһәр хастаханәдә бүлек белән идарә итә.
Алар бер кыз, ике онык һәм өч оныкчык үстерәләр.