Тыл һәм хезмәт ветераны Наҗия әби үз гомерендә күпне күргән, авыру ирен, 3 баласын карау белән бергә колхозның төрле тармакларында эшләгән. Бүгенге көндә килене Әнзия белэн бик тату, матур гомер итәләр.
1 октябрьдә Өлкәннәр бәйрәме уңаеннан Менделеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге яңартылган бинасында авыл җирлекләре башкарма комитетлары секретарьләрен чәй табыны артына җыйды. Чарага озак еллар буена бүлек начальнигы булып эшләгән Г.А.Заһретдинова чакырылды. ЗАГС бүлеге начальнигы Ф.В.Козырева эшләүче пенсионерлар һәм Г.А.Заһретдинова адресына котлау сүзләре юллады һәм бүләкләр тапшырды. Шул ук көнне август һәм сентябрь айларында туганнар да тәбрикләү алдылар. Чара бәйрәм табыны артында күңелле аралашу мизгелләре белән дәвам итте.
1 октябрь бөтен Россия буенча олылар көнен бәйрәм итәләр. Бәйрәмнең төп максаты – олыларга карата игътибарлы булу, аларга олы хөрмәт белдерергә өйрәнү. 1 октябрь көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре юбиляр –Анатолий Владимир улы һәм Мария Василий кызы Архиповлар гаиләсен өйләрендә тәбрик иттеләр. Ярты гасыр элек Архиповлар гаиләсе никахлашып, бүгенге көнгә кадәр бер-берен яратып, хөрмәт итеп гомер итәләр. Тормышлары Горький заводы белән бәйле. Ике бала тәрбияләп устерделәр, гаиләдә ике онык һәм ике оныкча.Хәзерге вакытта бергә хуҗалык алып баралар, бакчада хезмәт итэләр. Бер-берен яратып, хөрмәт итеп яшиләр. ГХАТ хезмәткәрләре “рәхмәт хаты” белә чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.
Өлкәннәр көнендә Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә тантаналы чара узды. Бәйрәмгә шушы көннәрдә алтын юбилейларын билгеләп үтүче Бибарисовлар һәм Шайдуллинар гаиләләре чакырылган иде. Борис Роман улы һәм Рима Әхәт кызы, Марсел Миннәхмәт улы һәм Наилә Әхмәт кызы район үсешенә үз өлешен кертеп, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләгән, яшь буынга үрнәк булып, матур гаилә традицияләрен саклаган парлар. Юбилярлар уртак тормыш юлын бер-берсенә таяныч, ышаныч булып, бер-берсен саклап, хөрмәт итеп үтәләр.
Район Башлыгы урынбасары М.Г.Хасиятуллин гаиләләрне Алтын туй көннәре белән җылы котлап, Рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр тапшырды. Юбилярларны котларга хезмәттәшләре, балалары, оныклары да килгән иде.
1 октябрь – авыр сугыш еллары чыныктырган, аннан соңгы еллар хезмәт батырлыгы булган, хәзерге көндә дә яшь буынга үрнәк булып торган өлкәннәребез көне Сарман районында быел да зурлап билгеләп үтелде.
"Шәфкать" үзәге иллеләп өлкән кешене бәйрәм табыны артына җыйды. Өлкәннәрне район җитәкчелеге бәйрәм белән котлады, күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде: "Авыр чорлар кичерсәгез дә, сез киләчәккә өмет, ышаныч белән карыйсыз. Зирәк, акыллы киңәшләрегез белән безгә таяныч булып торасыз. Күбегез район тормышында, җәмәгать эшләрендә бүгенге көндә дә актив катнаша. Сезгә исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек, матур, тыныч тормыш, муллык телибез”. Район ветераннар советы рәисе, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы да өлкәннәргә иң матур теләкләрен ирештерделәр. Кызлар башкаруындагы җыр һәм биюләр дә бәйрәм сәламе булды. Аларга без дә исәнлек-саулык, бәхетле картлык телибез.
Яшь чакта картлык турында уйлар башка да керми. Без һәрчак яшь булырбыз шикелле. Әмма гомер тиз үтә. Сәламәт һәм көр күңелле кешеләр өчен картлык әллә ни куркыныч күренеш түгел ул. Картлыктан качып калып булмаса да, аны дистәләрчә елларга чигендерергә була. Бу безнең үзебездән тора, берәүләр өчен 50 яшь – картлык, икенчеләр өчен 80 яшь тә киртә түгел.
2014 елның 1 октябрь көнендә Балтач районының мәдәният үзәгендә өлкәннәр көненә багышланган матур чара булып узды .Элеге бәйрәмне район башлыгы Р.Р.Нотфуллин ачып җибәрде. Бу бәйрәмдә шулай ук Алтын һәм Зәркән юбилярларны хөрмәтләү тантанасы булып узды. Кунаклар һәм җитәкчеләр исеменнән матур теләкләр кабул итеп, юбилярлярга истәлекле бүләкләр тапшырылды.Календарьда үз урынын алган әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез.
1 ктябрҗ көнендә ГХАТ бүлеге үз ветераннарны бәйрәм белән котлады. Серебрякова Зоя Федор кызы, Зубкова Татьяна Константин кызы һәм Гыйзетдинова Мәсхүдә Мирсагетдин кызы районыбызда танылган кешеләр. Аларга матур сүзләр эйтелде һәм бүләкләр тапшырылды