ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

   Тантанада  Казан шәһәренең Вахитов районы Пенсион фонды вәкиле Арсланова Флида Зөфәр кызы катнашты.

   Флида Зөфәр кызы үзенең рәхмәт сүзләрен барлык килгән әти-әниләргә җиткерде, ә алып баручы исә сабыйларның исем мәгънәсен аңлатып үтте.

   Барлык катнашучы  әниләргә сертификат белән бүләк ләр тапшырылды, аларның гаиләләренә тынычлык, сәламатлек һәм шатлыклар теләнде. Дәүләт ягыннан булган ярдәм илебездә балалар туу санына,гаилә институтының дәрәҗәсенә һичшиксез йогынты ясый. Һәрбер хатын-кыз дәүләттән ярдәм тоеп яшәсә,ул әлбәттә үз гаиләсенең киләчәге өчен тыныч булачак.

Өлкәннәр көне алдыннан  Баулы шәһәрендә яшәүче Закировлар гаиләсе “бриллиант” туйларын билгеләп үтте. Бу хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы  гаилә  күпләр өчен үрнәк булып тора.

  Мөхәммәтнәҗип абый һәм Рәзинә апа күп еллар  нефть өлкәсендә эшләп лаеклы ялга киткәннәр, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мурсалимова һәм  “Баулынефть”  идарәсе ППН цехы пофсоюз комитеты рәисе Фәрит Шайдуллин  юбилярларны җылы котлап  чәчәк бәйләмнәре һәм бүләк тапшырдылар.

Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Болъшакова  9 әнигә сертификатлар тапшырды һәм дөрес итеп файдалануларын теләде. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова әниләрне сабыйлары тууы белән котлады һәм Тәтеш шәһәрендә яшәүче Марина Масанкинага беренче баласы Настюша , Нармонка авылында яшәүче Надежда Спиридоновна Зотовага оныгы Надежда туу турындагы таныклыкларны тапшырды.

“Автоградбанк” өстәмә банкы вәкиле О.С.Садыкова әти-әниләрне ана капиталы ярдәмендә ипотека вариантлары белән таныштырды һәм сувенирлар тапшырды. Традиция буенча әлеге чарада авыл башлыклары да катнашты. Федоровка авылы җирлеге башлыгы Удельное –Нечасово авлында яшәүче Т.Прутскованы икенче баласы тууы белән котлады.

Ахырдан оештыручылар бәйрәмдә катнашучы әбиләрне өлкәннәр көне белән котладылар.

Аларның кавышкан көннәре Марий Эл республикасы дәүләт педагогика университетында башланып китә. Ангелина Павел кызы 1955 елдан башлап  рус теле һәм рус әдәбиятын укыткан, аннары РАНОда  инспекто булып эшлэгэн. Барлыгы хезмәт эшчәнлеге 33 елдан артык.  Фиал Юнис улы 1976 елдан башлап Параньга районында интернатта завуч булып  эшләгән. Алар ничәдистә укучылар чыгарган, кубесе алар юлыннан киткән

       Узләренең гаилә бәхете серләрен -  алар куп яшьләр белән уртаклаштылар. Аларның тормыш девизлары “Яратырга һәм бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә”. Без аларны бриллиант юбилейларына көтеп калыбыз.

       Январь аенда  Яңа Савин районында  676 яңа сабый теркәлде. Сабыйларны шәхес  икәнлеген раслучы беренче документлары  - бала тудыру йортында тапшырылды. Ун гаиләдә игезәк балалар туган. Бу гаиләләрнең игезекләр беренче балалары түгел, ә инде өченче һәм дүртенче балалары. Без Малининнар, Сафиннар, Васильелар, Левановлар, Гильмуллинар гаиләләрен бу шатлыклы көннәре белән чың күнелдән котлыйбыз.

30 ел гомер итүләрен Фасыховлар Рифгать Анатолий улы белән Рузалия Бари кызы һәм 25 ел бергә яшәүләрен Шафигуллиннар Ринат Зиннур улы белән Альбина Мөстәкыйм кызы билгеләп үттеләр.

         Яшьләрнең һәм юбилярларның гомерлек бәйрәмнеренең бергә туры килүе, әлбәттә, зур сөенеч. Әти-әниләренең озак еллар бергә бәхетле һәм тату яшәүләре балалары өчен үрнәк булып тора. Туганнары һәм якыннары исеменнән юбилярларга символик язылышу таныклыклары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды, кунаклар һәм ГХАТ идарәсе белгечләре яшьләрне һәм аларның әти-әниләрен котлап иң изге теләкләр юллады.    

2014 елның 30 сентяберендә Мамадыш муниципаль районының хакимият бинасында Өлкәннәр көне уңаеннан район Советы һәм Башкарма комитеты ветераннарын  тәбрикләү кичәсе узды.

Бәйрәмгә чакырылган кунаклар арасында Мамадыш районының ГХАТ бүлеген күп еллар җитәкләгән 2 ветеран – Дания Минһаҗ кызы Мухаметшина  һәм Әлфия Мөхәммәтдин кызы  Сингатуллина да бар иде.

Район башлыгы Анатолий Иванов хакимиятнең элеккеге хезмәткәрләрен чын күңелдән зур бәйрәм белән котлады. Ветераннар өчен мул чәй табыны, бүләкләр әзерләнгән  иде. Бәйрәм кичәсе хәтердә уелып калган калган кызыклы хемәт хатирәләре, яраткан җырлар белән үрелеп барды. Барлык ветераннар исеменнән Әлфия Мөхәммәтдин кызы күрсәтелгән ихтирамнары өчен зур рәхмәтләрен җиткерде. Күңелне бүләкләр түгел, ә хезмәттәшләрдән күрсәтелгән игътибар күтәрә дип ассызыклады ул.

Әйтерг кирәк, ЗАГС бүлеге ветераннары өчен бүлек исеменнән дә күчтәнәчләр тапшырылды. Чәй табыныннан соң ветераннар район мәдәният йортында әзерләнгән концерт кичәсенә ашыктылар.

94-нче яше белән барган олуг хезмәттәшебез Халидә Сафинаны  ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 1 нче октябрь көнне, өенә барып  тәбрикләделәр. 


29
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елда “Гаилә һәм мәктәп” авыл җирендә  яшәргә һәм эшләргә калаган яшь гаиләләр арасында “Күркәм гаилә” дигән конкурс оештырды. 24 сенбятрьдә анын йомгаклау кичәсе узды. Бу конкурста Балык Бистәсеннән Хасановлар гаиләсе катаншты. Лилия һәм Азат 1999 елда гаилә кордылар. Хәзерге вакытта 3 матур кыз устерәләр. Хасановлар  “Иң хезмәтчән гаилә номинациясендә җиңучеләр дип танылдылар. Аларга диплом һәм истәлекле бүләк бирелде.

Дөбъяз урта мәктәбенең физика укытучысы Наилә Вәлиева да “Нечкәбил” конкурсында уңышлы чыгыш ясады, берничә этабын уңышлы узып, 7 нче сентябрьдә “Эрмитаж” концерт-холлында чыгыш ясады.  Вәлиевларның чыгышы бик яхшы килеп чыкканын әйтми калу мөмкин  түгел! Тырышлык, түземлек һәм якын кешеләренең ярдәме үз җимешләрен бирде. Бу гаилә “Иң һөнәрмәнд гаилә”  номинациясендә җиңде. Тамашачылар аның гадәти табиб һәм педагог  гаиләсе  генә булмавына ышанды. Вәливлар табиблык һәм укытучылыкның авыр якларын  да  күрсәтте. Авылдашлары арасында зур абруйга ия алар. Өстәвенә, тәҗрибәле умартачылар да әле. Умарта асраучы авылдашлары, киңәш һәм ярдәм сорап, алар янына еш килә.

Әңгәмә барышында «Ышаныч» үзәгенең психологы Калинина Ева Вячеслав кызы ГХАТ белгечләренә практик мисалларда, килгән кешеләр белән конфликтны булдырмас өчен  үзләрен ничек тотарга аңлатып бирде.


28
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе

 Гаилә бәйрәмен билгеләп үтү - аның бәхетле язмышын күрсәтүче билге. Бу  чарага 32 гайлә пары чакырылган иде. Аларга Казан шәһәре мэры котлау адресы һәм акчалата буләк тапшырылды.

  Юбилярларның бер-берсенә карата мәхәббәте һәм тугрылыгы гаилә тормышының төп терәге булып торган. Алар узләренең гомер юлларында мәхәббәтне һәм ышанычны саклый алганнар. Аларның бәхетле гаилә тормышы- хәзерге яшьләр өчен урнәк булып тора.

  Уртак тормышның алтын һәм бриллиант юбилее - аларның балалары һәм оныклары өчен дә зур бәйрәм.Юбилярлар исеменә алар үзләренең котлауларын җиткерделәр.

Без юбилярларны  кайнар котлыйбыз!Аларның гаилә учагы януын дәвам итүен телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International