30 сентябрь көнне “Казан” Гаилә үзәгендә ана капиталына сертификат тапшыру тантанасы узды

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе

   Тантанада  Казан шәһәренең Вахитов районы Пенсион фонды вәкиле Арсланова Флида Зөфәр кызы катнашты.

   Флида Зөфәр кызы үзенең рәхмәт сүзләрен барлык килгән әти-әниләргә җиткерде, ә алып баручы исә сабыйларның исем мәгънәсен аңлатып үтте.

   Барлык катнашучы  әниләргә сертификат белән бүләк ләр тапшырылды, аларның гаиләләренә тынычлык, сәламатлек һәм шатлыклар теләнде. Дәүләт ягыннан булган ярдәм илебездә балалар туу санына,гаилә институтының дәрәҗәсенә һичшиксез йогынты ясый. Һәрбер хатын-кыз дәүләттән ярдәм тоеп яшәсә,ул әлбәттә үз гаиләсенең киләчәге өчен тыныч булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International