Мамадыш районының хакимият бинасында Өлкәннәр көне уңаеннан ЗАГС бүлеге ветераннарын тәбрикләделәр

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе

2014 елның 30 сентяберендә Мамадыш муниципаль районының хакимият бинасында Өлкәннәр көне уңаеннан район Советы һәм Башкарма комитеты ветераннарын  тәбрикләү кичәсе узды.

Бәйрәмгә чакырылган кунаклар арасында Мамадыш районының ГХАТ бүлеген күп еллар җитәкләгән 2 ветеран – Дания Минһаҗ кызы Мухаметшина  һәм Әлфия Мөхәммәтдин кызы  Сингатуллина да бар иде.

Район башлыгы Анатолий Иванов хакимиятнең элеккеге хезмәткәрләрен чын күңелдән зур бәйрәм белән котлады. Ветераннар өчен мул чәй табыны, бүләкләр әзерләнгән  иде. Бәйрәм кичәсе хәтердә уелып калган калган кызыклы хемәт хатирәләре, яраткан җырлар белән үрелеп барды. Барлык ветераннар исеменнән Әлфия Мөхәммәтдин кызы күрсәтелгән ихтирамнары өчен зур рәхмәтләрен җиткерде. Күңелне бүләкләр түгел, ә хезмәттәшләрдән күрсәтелгән игътибар күтәрә дип ассызыклады ул.

Әйтерг кирәк, ЗАГС бүлеге ветераннары өчен бүлек исеменнән дә күчтәнәчләр тапшырылды. Чәй табыныннан соң ветераннар район мәдәният йортында әзерләнгән концерт кичәсенә ашыктылар.

94-нче яше белән барган олуг хезмәттәшебез Халидә Сафинаны  ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 1 нче октябрь көнне, өенә барып  тәбрикләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International