Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә тантаналы төстә ана (гаилә) капиталын һәм районыбызның кечкенә гражданнарына туу турындагы таныклыклар тапшыру булып узды

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе

Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Болъшакова  9 әнигә сертификатлар тапшырды һәм дөрес итеп файдалануларын теләде. ЗАГС бүлеге башлыгы Л.М.Дианова әниләрне сабыйлары тууы белән котлады һәм Тәтеш шәһәрендә яшәүче Марина Масанкинага беренче баласы Настюша , Нармонка авылында яшәүче Надежда Спиридоновна Зотовага оныгы Надежда туу турындагы таныклыкларны тапшырды.

“Автоградбанк” өстәмә банкы вәкиле О.С.Садыкова әти-әниләрне ана капиталы ярдәмендә ипотека вариантлары белән таныштырды һәм сувенирлар тапшырды. Традиция буенча әлеге чарада авыл башлыклары да катнашты. Федоровка авылы җирлеге башлыгы Удельное –Нечасово авлында яшәүче Т.Прутскованы икенче баласы тууы белән котлады.

Ахырдан оештыручылар бәйрәмдә катнашучы әбиләрне өлкәннәр көне белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International