Өлкәннәр көне декадасы уңаеннан 2014 елның 18 һәм 25 сентябрендә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә үзләренең алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче гаилә парларын тантаналы рәвештә котлау церемониясе булып узды

2014 елның 28 сентябре, якшәмбе

 Гаилә бәйрәмен билгеләп үтү - аның бәхетле язмышын күрсәтүче билге. Бу  чарага 32 гайлә пары чакырылган иде. Аларга Казан шәһәре мэры котлау адресы һәм акчалата буләк тапшырылды.

  Юбилярларның бер-берсенә карата мәхәббәте һәм тугрылыгы гаилә тормышының төп терәге булып торган. Алар узләренең гомер юлларында мәхәббәтне һәм ышанычны саклый алганнар. Аларның бәхетле гаилә тормышы- хәзерге яшьләр өчен урнәк булып тора.

  Уртак тормышның алтын һәм бриллиант юбилее - аларның балалары һәм оныклары өчен дә зур бәйрәм.Юбилярлар исеменә алар үзләренең котлауларын җиткерделәр.

Без юбилярларны  кайнар котлыйбыз!Аларның гаилә учагы януын дәвам итүен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International