Дөбъяз урта мәктәбенең физика укытучысы Наилә Вәлиева да “Нечкәбил” конкурсында уңышлы чыгыш ясады, берничә этабын уңышлы узып, 7 нче сентябрьдә “Эрмитаж” концерт-холлында чыгыш ясады. Вәлиевларның чыгышы бик яхшы килеп чыкканын әйтми калу мөмкин түгел! Тырышлык, түземлек һәм якын кешеләренең ярдәме үз җимешләрен бирде. Бу гаилә “Иң һөнәрмәнд гаилә” номинациясендә җиңде. Тамашачылар аның гадәти табиб һәм педагог гаиләсе генә булмавына ышанды. Вәливлар табиблык һәм укытучылыкның авыр якларын да күрсәтте. Авылдашлары арасында зур абруйга ия алар. Өстәвенә, тәҗрибәле умартачылар да әле. Умарта асраучы авылдашлары, киңәш һәм ярдәм сорап, алар янына еш килә.
Хуҗабикә Наилә Нәкыйп кызы әзерләгән өстәл иң яхшысы иде. Сыйны татып караучы жюри әгъзалары да аның өстәле яныннан тиз генә китә алмады. Ризыклары авыздан сулар китерерлек иде шул! Күңел биреп, яратып әзерләгәч, тәмле булмый ни...
Мода күрсәтеп йөргәндә дә, Наилә ханым гәүдә-сенең матурлыгы, күз явын алырлык елмаюы белән башкалардан аерылып торды. Ә без, конкурсны тамаша кылган хезмәттәшләре һәм авылдашлары, моңа тагын бер кат инандык.