Актаныш муниципаль районында атна саен спорт ярышларын үткәрү матур гадәткә керде. Бу атнаның якшәмбе көнендә йөгерү буенча гөрләп ярыш үтте. Ярышта балалар бакчаларыннан башлап - бөтен мәктәпләр, укытучылар, оешма җитәкчеләре, район Башкарма комитетының бүлек мөдирләре, хезмәткәрләре актив катнашты. Район ЗАГС бүлеге дә ярышның алгы сафында булды.Барысы 2000 нән артык кеше бу атнада сәламәтлеген ныгытты.
Әтнә муниципаль районы Күәм авылында яшәүче Мозаффаров Рәхимҗанга сентябрьда 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының социаль эшләр буенча җитәкчесенең урынбасары, Күәм авыл җирлеге вәкилләре, ЗАГС бүлеге җитәкчесе, редакция вәкилләре килделәр. Мозаффаров Рәхимҗаннын бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Алар бик күп еллар элек, дөрес карарга килеп, бер-берсен ир белән хатын дип игълан иттеләр.
Юбилярлар олыгая барган саен кулга кул тотынышып тормыш юлыннан бергә баралар. Алар сикәлтәле гомер юлы үтәләр, балалар үстерәләр, кыскасы пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы, җырга тиң гомер юлы үткәннәр.
Шәһәр бәхете өчен хезмәт иткән, гаиләдә татулык һәм тынычлык саклап калу үрнәген күрсәткән, уникаль гаилә булганга юбилярлар исеменә рәхмәт сүзләре әйтелде.
Айга ике мәртәбә бу үзәк психологы һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре катнашында консультацияләр, лекцияләр булып уза. Анда ГХАТ бүлегенә гайлә корырга гариза бирүче яшь парлар, гайләләре таркалу хәлендә яшәүчеләр һәм тормышлары авыр хәлдә калучылар катнаша.
Бик күп җылы сүзләр әйтелде безнең юбилярларга.
Алар нәкъ 50 ел кулга-кул тотынышып, икәүләшеп таңнарны каршылыйлар. Көннәр, атналар, айлар, еллар үтә, бары тик мәхәббәтләре генә сүнми. Мәхәббәтләре алар өчен генә түгел, шулай ук балалары, оныклары һәм оныкчыклары якорь булып тора. Бергәләшеп шатлыкларны, кайгы-хәсрәтләрне уртаклашканнар.
Әминә апа 1924 елның 7 сентябрендә гаиләдә икенче бала булып Татар Урматы авылында дөньяга килә. Өч ир бала арасында үскәнгә, аңа күп эшләр йөкләнә: өй җыештыру, мал карау, хәтта кечкенә куллары белән сыер саварга да өлгерә ул. Әнисе Миңсылу кызының шундый өлгер, тырыш булуына шатланып туя алмый, аның киләчәктә бәхетле булуын тели. Сугыш башланганда аңа 17 яшь була. Яшь кызчыкны авыл хатыннары белән бергә башта урман кисәргә дә, окоплар казырга да җибәрәләр, аннары 1946 нчы елга кадәр ул Серов шәһәрендәге заводта эшли. Ул анда да сынатмый. Зарланырга яратмый, әмма ул үз буыны җилкәсенә төшкән барлык авырлыкларны да кичерә. Пенсиягә чыкканчы Әминә апа колхозда яшелчәчелектә һәм төрле эшләрдә эшли.
Әлеге йортта кунакларны кабул итүләре дә, бер-берсенә булган хөрмәт-ихтирам да, хәтта аз таныш кешеләр белән дә ипле, эчкерсез аралашу да – болар барысы да район башлыгының күңеленә хуш килә. Һәм бу – гап-гади һәм тыйнак авыл хатыны – Әминә Хәбибуллинаның үз балаларын бөтен күңел җылысын биреп тәрбияләве, аларга кешелеклелек сыйфатларын сеңдереп үстерүе нәтиҗәсе.
Бу зур тату гаиләне бернинди арттырусыз бәхетле гаилә дип атарга була: балаларның әниләре исән-сау, ә әниләре исә биш баласының уңышларына һәм имин тормышына сөенеп яши, аларны күрә, алар белән сөйләшә-аралаша, кирәк вакытта акыллы киңәшләрен бирә.
Шундый бәйрәмне “Фоника гипс” төзү материаллары заводы җитәкчеләре барлык коллектив әгъзалары һәм аларның гаиләләре өчен үткәрде.
Бәйрәмгә барлык коллектив үзләренең әти-әниләре, балалары һәм оныклары белән чакырылганнар иде. Башта барлык чакырылучылар өчен завод цехлары буйлап экскурсия үткәрелде, соңыннан бәйрәм чәй өстәле артында үтте. Балалар өчен аерым мәйданчык оештырылган иде. Анда төрле конкурслар һәм күңел ачулар үткәрелде. Барлык балаларга да шарлар, ә гаилә парлары өчен төрле номинациядә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
ЗАГС та никахны тантаналы теркәү – ул туй мәҗлесенең бик әһәмиятле моменты булып тора. Районыбызда йөзенче парлар булып 21 сентябрьдә никахларын теркәүче яшь парлар Регина һәм Артем Костягиннар булдылар. Һәрвакыт көз фасылын туйлар өчен иң кулай вакыт һәм көз көне туй итүче яшьләрнең никахы һәрвакыт бәхетле һәм нык дип санаганнар.
Костягиннарның да гаилә тормышы һәрвакыт бәхетле, нык һәм озын булсын дигән теләктә калабыз! Котлыйбыз!
ГХАТ бүлеге җитәчесе Р.З. Гайнуллина ,пенсия фонды җитәкчесе Г.М. Зиннурова сертификат ияләре булган Булатовлар белән Әхтәмкиннар гаиләләрен балалары туу шатлыгы белән белән котлап,сертификатларны тапшырганда , күркәм парларга бердәмлек, сабырлык, рухи ныклык, сәламәтлек һәм талантлы балалар үстерүләрен теләделәр.
Гаиләдә бала туу – олы бәхет. Икенче өченче бала туу – икеләтә-өчләтә бәхет. 2014 елның 26 нче сентябрендә, көзнен аяз, кояшлы көнендә, Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Икенче һәм өченче балалары туган, 5 бәхетле гаилә чакырылган иде. Яшел Узән районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсенең урынбасары М.Р.Хафизов әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын, чәчәк бәйләме белән тапшырды, шулай ук аны дөрес куллану тәртибен аңлатты. ГХАТ бүлеге хезмәткәре Л.Х. Хабирова барлык әти - әниләрне мондый олы бәйрәм белән котлады һәм ата – ана балаларын якласыннар, сакласыннар, аларга һәрвакыт терәк булсыннар дигән теләктә калды. Тантана фотога төшу белән тәмамланды.