Айга ике мәртәбә бу үзәк психологы һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре катнашында консультацияләр, лекцияләр булып уза. Анда ГХАТ бүлегенә гайлә корырга гариза бирүче яшь парлар, гайләләре таркалу хәлендә яшәүчеләр һәм тормышлары авыр хәлдә калучылар катнаша.
Гаилә коручы яшь парлар белән психологик тренинглар ГХАТ бүлегендә 2014 елның 17 һәм 24 сентябрьләрендә узды.
2013 елның башыннан бу проектның эшли башлаган көненнән бирле 258 пар психологик ярдәм алдылар.
Сезне кызыксындырган сорауларга җавап алу өчен безнең психологик тренингларда көтеп калабыз.
Информацияне Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлеге телефоннарыннан алып була (268-38-11,268-38-02)