Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы

2014 елның 26 сентябре, җомга

Гаиләдә бала туу – олы бәхет. Икенче өченче бала туу – икеләтә-өчләтә бәхет. 2014 елның 26 нче сентябрендә, көзнен аяз, кояшлы көнендә, Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Икенче һәм өченче балалары туган, 5 бәхетле  гаилә чакырылган иде. Яшел Узән районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсенең урынбасары М.Р.Хафизов әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын, чәчәк бәйләме белән тапшырды, шулай ук аны дөрес куллану тәртибен аңлатты. ГХАТ бүлеге хезмәткәре Л.Х. Хабирова барлык әти - әниләрне мондый олы бәйрәм белән котлады һәм ата – ана балаларын якласыннар, сакласыннар, аларга һәрвакыт терәк булсыннар дигән теләктә калды. Тантана фотога төшу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International