Әминә апа 1924 елның 7 сентябрендә гаиләдә икенче бала булып Татар Урматы авылында дөньяга килә. Өч ир бала арасында үскәнгә, аңа күп эшләр йөкләнә: өй җыештыру, мал карау, хәтта кечкенә куллары белән сыер саварга да өлгерә ул. Әнисе Миңсылу кызының шундый өлгер, тырыш булуына шатланып туя алмый, аның киләчәктә бәхетле булуын тели. Сугыш башланганда аңа 17 яшь була. Яшь кызчыкны авыл хатыннары белән бергә башта урман кисәргә дә, окоплар казырга да җибәрәләр, аннары 1946 нчы елга кадәр ул Серов шәһәрендәге заводта эшли. Ул анда да сынатмый. Зарланырга яратмый, әмма ул үз буыны җилкәсенә төшкән барлык авырлыкларны да кичерә. Пенсиягә чыкканчы Әминә апа колхозда яшелчәчелектә һәм төрле эшләрдә эшли.
Әлеге йортта кунакларны кабул итүләре дә, бер-берсенә булган хөрмәт-ихтирам да, хәтта аз таныш кешеләр белән дә ипле, эчкерсез аралашу да – болар барысы да район башлыгының күңеленә хуш килә. Һәм бу – гап-гади һәм тыйнак авыл хатыны – Әминә Хәбибуллинаның үз балаларын бөтен күңел җылысын биреп тәрбияләве, аларга кешелеклелек сыйфатларын сеңдереп үстерүе нәтиҗәсе.
Бу зур тату гаиләне бернинди арттырусыз бәхетле гаилә дип атарга була: балаларның әниләре исән-сау, ә әниләре исә биш баласының уңышларына һәм имин тормышына сөенеп яши, аларны күрә, алар белән сөйләшә-аралаша, кирәк вакытта акыллы киңәшләрен бирә.