Тәтеш муниципаль районында яшәүче гаиләләр өчен гаилә көне

2014 елның 26 сентябре, җомга

    Шундый бәйрәмне  “Фоника гипс” төзү материаллары заводы җитәкчеләре барлык коллектив әгъзалары һәм аларның гаиләләре өчен үткәрде.

    Бәйрәмгә  барлык коллектив үзләренең  әти-әниләре, балалары һәм оныклары белән чакырылганнар иде. Башта барлык чакырылучылар өчен завод цехлары буйлап экскурсия үткәрелде, соңыннан бәйрәм чәй өстәле артында үтте. Балалар өчен аерым мәйданчык оештырылган иде. Анда төрле конкурслар һәм күңел ачулар үткәрелде. Барлык балаларга да шарлар, ә гаилә парлары өчен төрле номинациядә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International