Өлкәннәр көне алдыннан Баулы шәһәрендә яшәүче Закировлар гаиләсе “бриллиант” туйларын билгеләп үтте. Бу хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы гаилә күпләр өчен үрнәк булып тора.
Мөхәммәтнәҗип абый һәм Рәзинә апа күп еллар нефть өлкәсендә эшләп лаеклы ялга киткәннәр, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мурсалимова һәм “Баулынефть” идарәсе ППН цехы пофсоюз комитеты рәисе Фәрит Шайдуллин юбилярларны җылы котлап чәчәк бәйләмнәре һәм бүләк тапшырдылар.