1 октябрь – авыр сугыш еллары чыныктырган, аннан соңгы еллар хезмәт батырлыгы булган, хәзерге көндә дә яшь буынга үрнәк булып торган өлкәннәребез көне Сарман районында быел да зурлап билгеләп үтелде.
"Шәфкать" үзәге иллеләп өлкән кешене бәйрәм табыны артына җыйды. Өлкәннәрне район җитәкчелеге бәйрәм белән котлады, күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде: "Авыр чорлар кичерсәгез дә, сез киләчәккә өмет, ышаныч белән карыйсыз. Зирәк, акыллы киңәшләрегез белән безгә таяныч булып торасыз. Күбегез район тормышында, җәмәгать эшләрендә бүгенге көндә дә актив катнаша. Сезгә исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек, матур, тыныч тормыш, муллык телибез”. Район ветераннар советы рәисе, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы да өлкәннәргә иң матур теләкләрен ирештерделәр. Кызлар башкаруындагы җыр һәм биюләр дә бәйрәм сәламе булды. Аларга без дә исәнлек-саулык, бәхетле картлык телибез.