Бүген – өлкәннәр көне

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

Яшь чакта картлык турында уйлар башка да керми. Без һәрчак яшь булырбыз шикелле. Әмма гомер тиз үтә. Сәламәт һәм көр күңелле кешеләр өчен картлык әллә ни куркыныч күренеш түгел ул. Картлыктан качып калып булмаса да, аны дистәләрчә елларга чигендерергә була. Бу безнең үзебездән тора, берәүләр өчен 50 яшь – картлык, икенчеләр өчен 80 яшь тә киртә түгел.

Кадерле әти-әниләр, әби-бабайлар! Бәйрәм белән сезне! Сезгә нык сәламәтлек, хәерле озын гомер, киләчәге ышанычлы булган тормыш телибез! Дөнья сезгә көтелмәгән шатлыклы көннәр, кайгыртучан балалар һәм оныкларның игелеген китерсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International