Бу көннең төп максаты булып өлкәннәргә карата игътибар тора. Бу иң җылы һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе.
Нәкъ шушы көнне “Казан”Гаилә үзәгендә Гражданлык хәле актларын теркәү органында күп еллар хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз очрашуы узды. Аларны шушы бәйрәм белән ГХАТ органы җитәкчесе Альбина Рафаэль кызы Шавалеева һәм Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты каршындагы Гражданлык хәле актларын теркәү органы җитәкчесе урынбасары Борис Тимербай улы Хафизов котлады.
Өлкәннәр бер-берсе белән аралашып ГХАТ өлкәсендәге яңалыкларга тукталдылар,яшь буынга үзләренең киңәшләрен җиткерделәр һәм дә инде истәлеккә фотога төштеләр.
Без тагын бер тапкыр ветераннарны өлкәннәр көне белән котлыйбыз. Гаиләләренә иминлек,җан тынычлыгы,ныклы сәламәтлек телибез!