Баулы районы ГХАТ бүлегендә Өлкәннәр көне

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр көнендә Баулы  муниципаль районы  ГХАТ бүлегендә тантаналы чара узды.  Бәйрәмгә шушы көннәрдә алтын юбилейларын билгеләп үтүче Бибарисовлар һәм Шайдуллинар гаиләләре чакырылган иде. Борис Роман улы һәм Рима Әхәт кызы, Марсел Миннәхмәт улы һәм Наилә Әхмәт кызы район үсешенә үз өлешен кертеп, җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләгән,  яшь буынга үрнәк булып, матур  гаилә традицияләрен саклаган парлар. Юбилярлар  уртак тормыш юлын бер-берсенә таяныч, ышаныч булып, бер-берсен саклап, хөрмәт итеп үтәләр.

Район Башлыгы  урынбасары М.Г.Хасиятуллин гаиләләрне Алтын туй көннәре белән җылы котлап,  Рәхмәт хатлары  һәм чәчәкләр  тапшырды. Юбилярларны котларга хезмәттәшләре, балалары, оныклары да  килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International