Өлкәннәр көненә багышлап

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

1-нче октябрдә Спас муниципаль районы Мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм булды.

Монда шәһәр һәм район авылларыннан ветеран оешмалары вәкилләре чакырылган иде. Залга җыелган кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин котлады.

Ул ветераннаргы чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарының җан җылысын тоеп яшәүләрен теләде.

Бәйрәм концерты программасына яраткан үзешчән артистлар башкаруында җырлар кертелгән иде. “Болгар чишмәсе” ветераннар хоры, яшь казакларның “Хуторок” ансамбле, программаның иң яшь башкаручысы Ирина Лукашина, башка үзешчәннәрнең чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International