Владимир Иван улы һәм Зинаида Николай кызы Казан шәһәренең ГХАТ бүлегендә язылышалар.
1944 нче елында Владимир Иван улына 15 яшь тулгач үз теләге белән Төньяк фронтына китә.
1948 нче елда аны Карелия өлкәсенә командир бүлегенә укырга җибәрәләр. Ул төрле өлкәләрдә хезмәт итә, бары тик 1952 нче елда демобилизацияләнә. Шуннан соң сөйгән Зинаидасы белән Алтай өлкәсенең Бийск шәһәренә китәләр. Әйләнеп кайтканнан соң вертолет заводына эшкә керә.
Зинаида Николай кызы 12 нче шәһәр хастаханәдә бүлек белән идарә итә.
Алар бер кыз, ике онык һәм өч оныкчык үстерәләр.