Сарман районы Сарман авылында яшәүче Зәкия әбигә 95 яшь тулды

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Исламова Зәкия Шакирҗан кызы 2 октябрь көнне үзенең юбилеен билгеләп үтте.

Тыл  һәм хезмәт ветераны Зәкия әби гомере буе Сарман икмәк комбинатында кочегар булып эшли. Тормыш иптәше Әкрам белән ике кыз һәм бер ул үстергәннәр. Бүгенге көндә улы Ринат һәм килене Ирина тәрбиясендә яши.

Гомер бәйрәменә Зәкия әбинең туганнары, коллегалары, авыл җирлеге башлыгы һәм район җитәкчеләре җыелды. Шул хөрмәттән бик матур өстәл әзерләнеп, матур теләкләр теләнелде.

Тыйнак, ипле, сабыр Зәкия әбине олы юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез, аңа тагын да шулай итеп туган көннәрен үткәрергә язсын дип теләп калабыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International