Бәхетле туйлар

2014 елның 4 октябре, шимбә

          Өлкәннәр көне кысаларында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә яңа гаиләләрнең никахларын теркәү белән беррәттән юбилярларны котлау тантанасы үткәрелде.

          30 ел гомер итүләрен Фасыховлар Рифгать Анатолий улы белән Рузалия Бари кызы һәм 25 ел бергә яшәүләрен Шафигуллиннар Ринат Зиннур улы белән Альбина Мөстәкыйм кызы билгеләп үттеләр.

          Яшьләрнең һәм юбилярларның гомерлек бәйрәмнеренең бергә туры килүе, әлбәттә, зур сөенеч. Әти-әниләренең озак еллар бергә бәхетле һәм тату яшәүләре балалары өчен үрнәк булып тора. Туганнары һәм якыннары исеменнән юбилярларга символик язылышу таныклыклары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды, кунаклар һәм ГХАТ идарәсе белгечләре яшьләрне һәм аларның әти-әниләрен котлап иң изге теләкләр юллады.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International