Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсенең белгечләре алтын юбилярларны Өлкәннәр көне белән һәм булачак Укытучылар көне белән котладылар

2014 елның 3 октябре, җомга

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе белгечләре Полина Григорьевна һәм Олег Сергеевич Бельскийларны бергә гомер итүләре һәм 1октябрь – Өлкәннәр көне белән котларга килделәр. 1964 нче елда борынгы Алабуга шәһәре бер – берсен сөйгән ике йөрәкне кавыштыра. Аларның ялкынлы йөрәкләре бүген дә бер – берсенә һәм тирә –якка якты нурларын сибеп бергә тибә.

         Билгеле, һәр гаиләдә булган мәшәкатьләр аларны да читләтеп үтми. Бу авырлыкларны бергәләп, кулга – кул тотышып җиңеп чыгалар.                                       

         Полина Григорьевна 37 ел мәктәптә укытучы булып эшләгән. Ул үзенең бөтен көчен, сәләтен, йөрәк җылысын укучыларына биргән. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаган укучылары аның таләпчән, гадел укытучы булуы турында сөйлиләр.

  3 нче урта мәктәп директоры А.В. Рябова аларны 1октябрьдә Өлкәннәр көне, 50 ел бергә гомер итүләре белән котлады һәм исәнлек, озын гомер теләде, ә Полина Григорьевнаны якынлашып килүче Укытучылар көне белән тәбрикләде.

  Полина Григорьевнаның 1978 нче елда мәктәпне тәмамлаган укучысы, ЗАГС идарәсе җитәкчесе Б.И. Махотина, Бельскийларны Алтын туйлары һәм үзенең яраткан укытучысын һөнәри бәйрәме белән кайнар котлады.

  Гаиләнең иң олы горурлыгы һәм шатлыгы – кызлары Марина һәм Анжела.

  Алар әти – әниләренә ихлас ярату сүзләрен җиткерделәр.

  Полина Григорьевна һәм Олег Сергеевич Гаилә бәйрәмен оештыручыларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International