Өлкәннәр көне уңаеннан “Бриллиант” һәм “Алтын” юбилярларны котлау

2014 елның 3 октябре, җомга
01 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан Буа муниципаль районының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Г.М.Хакимова һәм районның ветераннар советы рәисе Н.И.Дементьев “Бриллиант” туйларын билгеләп үтүче – Фаррах һәм Мөнирә Нуриевлар, “Алтын” туйларын билгеләпче Назыйф һәм Әминә Фахрутдиновлар гаиләләрен котладылар һәм “Рәхмәт хаты”, бүләкләр тапшырдылар. Бу гаиләләр барлык район кешеләре өчен дә  үрнәк булып торалар. Юбилярлар итәгәтле, тәрбияле балалар үстергәннәр, ә бүген исә онык һәм оныкчыкларына үз киңәшләрен бирәләр. Яшь буынга мондый гаиләләр зур үрнәк булып тора. Түземлелек, хөрмәт, ярату һәм тугрылык үрнәге!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International