7 октябрьдә Алабугада ЗАГС хезмәткәрләрен чираттагы укуга җыйдылар. Бу ЗАГС бүлекләренең яңа программага күчүе белән бәйле иде.
Бу яшьләрнең өлкәннәр белән очрашулары, тантаналы кабул итүләр, клубларда очрашулар, экскурсияләр, концерт программасы. Декада кысаларында район Башлыгы Рамил Муллин район картлар һәм инвалидлар йортында булды һәм анда яшәүчеләрне Өлкәннәр көне белән котлады. Ветераннар клубы әгъзалары өлкәннәр алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
4 нче октябрьдә Апас районы Югары Ындырчы урамнары гөр килеп торды. Биредә яшәүче Бакировлар борынгы гореф-гадәтләргә нигезләнеп кыз бирде. Кәләш белән кияү бизәүле, тарантаслы атларга утырып урам әйләнде, атлар белән изгеләр зиратына барып сәдакалар салдылар. Апас егете Мурат Мусаев һәм Югары Ындырчы кызы Энҗе Бакирова язмышларын мәңгелеккә бәйләде. Язылышу тантанасында яшьләргә район башлыгының Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Яшьләр туган төбәгебездә төпләнеп калып, бар көчләрен туган ягыбызга багышларга уйлыйлар. Мурат юллар идарәсендә хезмәт итсә, Энҗе Югары Ындырчы мәктәбендә балаларга белем бирә.
Туйлар сезоны, гадәттә, сентябрь ахырларында тәмамлана. ЗАГСта эшләүчеләр өчен җәй ыгы-зыгылы, мәшәкатьле чор. Алабугада быелның 4 аенда 518 парның өйләнешү акты теркәлгән.
Бу матур юбилее белән аны котларга район җитәкчеләре, Р.А Билалов, М.А.Платонова, Р.Р.Сафина, М.Р.Галиуллин килгән иде.Разия апага бик күп теләклер, котлаулар әйтелде һәм тагын күп еллар яшәвен теләделәр.