ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Алар арасында бриллиант юбилярларыбыз: Валеев Ялкын Нигъмәт улы һәм Люция Гали кызы, Криницын Борис Владимир улы һәм Ия Газиз кызы. Алтын юбилярлар: Тумакаев Фәрид Шакир улы һәм Флюрэ Сәид кызы, Нестеров Вячеслав Василий улы һәм Тамара Петр кызы, Хәйруллин Абдулләхәт Гатаулла улы һәм Ильхамия Зарип кызы, Мусин Илгиз Аздан улы һәм Мәдинә Хәбиб кызы, Майоров Вячеслав Александр улы һәм Любовь Леонид кызы бар иде.
Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган  21 яшүсмергә  тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды.    Районыбызның хөрмәтле ветераны А.Ф.Галиакберов, район Советы аппарат җитәкчесе Р.Г.Хамидуллин,   район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  И.И. Хөснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мурсалимова, УФМС бүлеге хезмәткәре И.М.Исмагилова һәр баланы җылы котлап паспортлар тапшырдылар. Паспорт белән бергә укучыларга Баулы районы турындагы фильм төшерелгән диск тапшырылды.  Чарада  яшүсмерләрнең әти-әниләре, әби-бабайлары да катнашты.

Апаста өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, район мәдәният йортында шашка-шахмат ярышлары узды. Бу бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр дә, тамаша кылырга, көч биреп торырга теләүчеләр дә күп булды. 55 яшьтән өлкән ханымнар, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында чын-чынлап “көрәш” барды.

Бу чарага районның иң талантлы һәм тәҗрибәле укытучылары, шулай ук ветеран укытучылар да чакырылган иде. “Белем өлкәсендә 40 ел” номинациясендә укытучыларны ГХАТ булеге җитәкчесе Э.З.Суниева котлады.

8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 8 октябрендә Мөслим районында ГХАТ бүлеге һәм авыл җирлекләре башкарма комитетларының специалистларын “АИС ЗАГС РТ” программасының яңа версиясенә укыту уздырылды. Укуларны “Центр” компаниясе белгече Гыйниятуллин Айдар үткәрде. Укытуларның практик өлешендә яңа программаның эшен камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертелде. Эшне тагын да яхшырту өчен Айдар Гыйниятуллин тарафыннан бу тәкъдимнәр шундук “Центр” компаниясенә җиткерелде.

Хасинә ханым Оренбург өлкәсендә туган. Хезмәт юлы Бөгелмә шәһәрендә үткән. Тормыш иптәше Михаил Трофимович белән  2 ул тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә  ике оныгы һәм бер оныкчыгы уңышлары белән горурланып яши. Хасинә ханым якыннарын йөрәк җылысы белән генә түгел,  ә үз куллары белән бәйләгән бияләй-оекбашлар белән дә җылыта.

Өстәл теннисы ярышлары буенча ТР Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге белгече Шәфикова Ландыш Әүхәт кызы да катнашты. Җиңүчеләр санына кермәсә дә, ярышта үзен лаеклы күрсәтте, киләсе ярышларда нәтиҗәләр яхшырак булыр дип ышанып кала.

Барлык авылларда да әби-бабайлар  хөрмәтенә бәйрәм кичәләре оештырыла.
ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп Альбина Шәвәлиева билгеләнде, ул элек Казан шәһәре Башкарма комитетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе иде. Яңа җитәккчене ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин республика идарәсе коллективына тәкъдим итте.
Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм Тубән Кама муниципаль районы авыл җирлегендә 2014 елның 01 нче октябрендә уткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International