Хасинә ханым Оренбург өлкәсендә туган. Хезмәт юлы Бөгелмә шәһәрендә үткән. Тормыш иптәше Михаил Трофимович белән 2 ул тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә ике оныгы һәм бер оныкчыгы уңышлары белән горурланып яши. Хасинә ханым якыннарын йөрәк җылысы белән генә түгел, ә үз куллары белән бәйләгән бияләй-оекбашлар белән дә җылыта.
Юбилярны Баулы Районы башлыгы урынбасары М.Г. Хәсиәтуллин җылы котлап В.В.Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.