Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган  21 яшүсмергә  тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды.    Районыбызның хөрмәтле ветераны А.Ф.Галиакберов, район Советы аппарат җитәкчесе Р.Г.Хамидуллин,   район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  И.И. Хөснуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мурсалимова, УФМС бүлеге хезмәткәре И.М.Исмагилова һәр баланы җылы котлап паспортлар тапшырдылар. Паспорт белән бергә укучыларга Баулы районы турындагы фильм төшерелгән диск тапшырылды.  Чарада  яшүсмерләрнең әти-әниләре, әби-бабайлары да катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International