ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2014 ел
җомга

Гаилә- чәчәк сыман, баштан нечкә генә сабак булса, баштан соң инде матур роза чәчәгенә әверелә. 10 еллык юбилейны юкка гына “Роза чәчәге көне” дип атамыйлар. Тормыш та чәчәк кебек, нәфис таҗлардан гына тормый,ә чәнечкеле роза сабаклары да очрый. Шушы чәнечкеләрне урап үтү өчен, бик күп түземлек, көч, батыр булу кирәк һәм Субботиннар гаиләсе шушы барлык сыйфатларны да  үзенә туплаган.

Алабуга ЗАГС бүлеге быел өлкәннәр көнен, башка еллардан аермалы буларак, ветераннарны өйләренә барып, хәлләрен белүдән башлады. Бүлек башлыгы Л.М.Григорьева ветераннар белән очрашып кына калмады, аларга чәчәкләр, бүләкләр тапшырды.
Бала туу- ул олы бәхет һәм гаилә өчен бик мөһим вакыйга. Йортка сабый кайткач бар да үзгәрә, тир-якта аһәңлелек һәм мәхәббәт хөкемлек итә. Тәүге әти-әнигә бу хәл - горурлык һәм шатлык. 2014-нче елның 08 октябрендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә  1000-нче баланың тууы теркәлде. Тантаналы шартларда баланың әтисенә Хәмитов Радмир Марат улы исеменә туу турында таныклык һәм истәлек бүләге тапшырылды. Чын күңелдән яшь гаиләне улларының дөнъяга килүе белән котлыйбыз! Сабый сау-сәламәт, бәхетле һәм игелекле булып үссен!
1 нче октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан Буа дәүләт драмма театры бинасындада үзләренең 70 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүчеләр район башлыгы белән очраштылар. Районнда бу яшькә җиткән 170 юбиляр бар.

Сергей белән Оксана бергә эшләгәндә танышалар. Алар икесе дә повар булып эшлиләр.

10 нче ноябрь Логиновлар гаиләсе тагын бер матур бәйремнәрен үгкәрәчәкләр: аларның танышуларына ике ел булачак. ГХАТ эшчеләре яшьләрне гаилә төзү көннәре белән котладылар.

Түбән Кама муниципаль районы вәкилләре, территориаль Совет җәмгыять үзидарәләре катнашында 2014 нче елның 1 октяберендә өлкәнннәрне традицион рәвештә тәбрикләү булды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Б.И. Махотина 15 нче мәктәптә 13 нче микрорайонда яшәүче өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Аларга исәнлек, озын гомер, якыннарының кйгыртуын тоеп яшәүләрен теләде.

2014 елның 09 октябрендә Менделеевск шәһәрендә  ГХАТ КМ РТ коллегиясенең күчмә утырышы булды


9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Тукай муниципаль районының  ГХАТ бүлеге һәм  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ”Шәфкать”  үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән  Теләнче-Тамак картлар йортында булдылар. Княз мәктәбе укучылары хәзерләгән бүләкләрне өлкәннәргә бүләк иттеләр, матур эчтәлекле концерт пограммасы белән чыгыш ясадылар. Бу очрашуда районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе башлыгы Шәфикова Гөлнара һәм Гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге башлыгы Мостафина Эльвира да катнашты, алар өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. 

9 октябрь көне  Югары Ослан муниципаль  районы Яр буе Моркваш авыл җирлегендә Галкиннар гаиләсе Иван улы Николай һәм Николай кызы Александраның 65 ел бергә тигез гомер итүләрен,тимер туйларын билгеләп үттеләр.

2014 елның 2 октябрь көнендә Арча районының ГХАТ бүлегендә Олылар көненә багышланган “Котлы булсын туегыз” исеме астында бриллиант һәм алтын юбилярны котлау бәйрәме узды. Бәйрәмгә юбилярлар: Салиховлар: Назих-Мөслимә (55 ел бергә), Саләхиевлар: Дирһәм-Лилия, Шаяхмәтовлар: Данил-Нурзидә, Вахитовлар: Дамир-Рая  туганнары, дуслары, балалары, оныклары белән килгән иде. Юбилярлар Арча ГХАТ бүлегең Дан китабына имзаларын куйдылар. Кичәне алып баручы Маркелова Г.Ә 50 ел дәвамында “яшь парларның” кайчан, ничек табышулары, кайда хезмәт куюлары турында сөйләде.  Үрнәк авыл советы җитәкчесе Камалетдинов И.Р. һәм Яңа Кишел авыл советы җитәкчесе Арсланов Т.Ә. юбилярларны котлап, аларга сәламәтлек, озын гомер теләп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International