9 октябрь көне Югары Ослан муниципаль районы Яр буе Моркваш авыл җирлегендә Галкиннар гаиләсе Иван улы Николай һәм Николай кызы Александраның 65 ел бергә тигез гомер итүләрен,тимер туйларын билгеләп үттеләр.
Алар узган тигез озын гомер юлын бик сирәк кеше генә үтә ала.Юлларында очраган кыенлыкларны,каршылыкларны җиңеп, алар бер-берсен гомер буе хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен саклап калалар.Балаларына дөрес тәрбия биреп, башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.Балалары хәзерге көндә әти-әниләрен хөрмәт итеп яшиләр.
Бу көнне Александра Галкина үзенең гаилә бәхете серләре белән уртаклашты: “Барча кешеләр кебек яшәдек,күп эшләдек,бер-беребез өчен һәр вакытта да вакыт таптык. Вакытында бер-беребезгә юл куя белдек, сабыр була белдек.Менә шушы була инде гаилә бәхетенең “алтын”серләре”.
65 ел бергә гомер иткән Галкиннар гаиләсен”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгының мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар исеменә Яр буе Моркваш авыл җирлеге башлыгы,балалары,туганнары,якыннары бик матур теләкләр әйттеләр.