“Казан” гаилә үзәгендә бик матур юбилей- Дмитрий һәм Викторияның бергә тормыш итүләренә 10 ел тулган көнне билгеләп үттеләр

2014 елның 10 октябре, җомга

Гаилә- чәчәк сыман, баштан нечкә генә сабак булса, баштан соң инде матур роза чәчәгенә әверелә. 10 еллык юбилейны юкка гына “Роза чәчәге көне” дип атамыйлар. Тормыш та чәчәк кебек, нәфис таҗлардан гына тормый,ә чәнечкеле роза сабаклары да очрый. Шушы чәнечкеләрне урап үтү өчен, бик күп түземлек, көч, батыр булу кирәк һәм Субботиннар гаиләсе шушы барлык сыйфатларны да  үзенә туплаган.

 Яшьләр, Дмитрий һәм Виктория, 2003 елның 17 июнендә күргәзмәдә сөйләшеп китәләр һәм озакламый егет шушы матур кыздан башка тора алмавын аңлый. Туйларын алтын көздә, 2004 елның 8 октябрь көнне билгеләп үтәләр.

Субботиннар гаиләсен бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Гаиләгездә һәрвакыт тынычлык, мәхәббәт, җан җылысы гына һөкем сөрсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International