Түбән Кама муниципаль районы вәкилләре, территориаль Совет җәмгыять үзидарәләре катнашында 2014 нче елның 1 октяберендә өлкәнннәрне традицион рәвештә тәбрикләү булды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Б.И. Махотина 15 нче мәктәптә 13 нче микрорайонда яшәүче өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Аларга исәнлек, озын гомер, якыннарының кйгыртуын тоеп яшәүләрен теләде.
Өлкәннәр көне - безнең өлкән буын кешеләребезнең бәйрәме генә түгел, ә остазларыбызның һәм аксакалларыбызның бәйрәме дә. Бу көндә Түбән Кама ГХАТ идарәсенең белгечләре үзләренең күп еллар Россияның ЗАГС оешмасында эшләгән ветераннарын тәбрикләделәр. Яшь буын вәкилләре бу өлкәне оештыручыларга һәм традицияләрне дәвам итүчеләргә хөрмәт күрсәттеләр. ГХАТ җитәкчесенең урынбасары Р.Ш. Исламова үзенең элекке коллегаларын кайнар котлады һәм аларга котлау открыткалары тапшырды.
Ветераннар рәхмәт йөзеннән яшь буынга авыр һәм намуслы хезмәтләрендә уңышлар теләделәр