Барлык авылларда да әби-бабайлар хөрмәтенә бәйрәм кичәләре оештырыла.
Олы Кайбыч, Федоровский ,Араслан , Багай авылларында яшәүче өлкәннәр хөрмәтенә оештырылган тантаналарда һәркемнең күңеленә хуш килерлек бәйрәм программалары әзерләнгән иде . Эби-бабайлар үзләре дә сизмәстән , бөтен тормыш мәшәкатьләрен онытып, яраткан җырларын башкардылар.
Чәй табыны янында өлкәннәр үзләрен борчыган проблемаларны район башлыгы урынбасары Рәмис Рәфисовичка җиткерделәр.
Өлкәннәр мондый очрашуларны ел буе зарыгып көтеп ала. Авыр сугыш елларының михнәтен, ачлык-ялангачлыкны үз башыннан кичергән буын вәкилләре мондый бәйрәмнәрнең кадерен бик яхшы белә, кечкенә генә шатлыкларны да зурлап кабул итә, тормыштан ямь һәм тәм табып яшәргә омтылалар.