Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык
хәле актларын теркәү идарәсе
рус
тат
eng
Сорау бирү
Идарә
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Идарәнең структурасы
ГХАТ органнары тарихы
Элемтәләр
Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Өстенлекле проектлар
Татарстанда гражданлык хәле актларын теркәүне гамәлгә ашыручы органнар
ГХАТ хезмәтләре
Киңәшмәләр һәм коллегия утырышлары материаллары
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Статистик мәгълүматлар
Файдалы мәгълүмат
Ситуацион үзәк
Тикшерүләр үткәрү планнары
Монополиягә каршы комплаенс
Цифрлы трансформация
Конкурслар
Документлар
Нигезләмә
Норматив документлар
Методик материаллар
Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентлары
"Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә ачык мәгълүматлар формасында урнаштырыла торган һәркем өчен мөмкин булган мәгълүматны куллануның типлаштырылган шартлары
Бүлеп бирелә торган бюджет акчаларын куллану турында мәгълүмат
Товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар
Программалы продуктлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Фильмнар
Яңалыкларга язылу
Элемтә өчен
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгатьнең статусын тикшерү
Законнар
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсендә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында мәгълүмат
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенә Альбина Шәвәлиева җитәкчелек итәчәк
2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп Альбина Шәвәлиева билгеләнде, ул элек Казан шәһәре Башкарма комитетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе иде. Яңа җитәккчене ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин республика идарәсе коллективына тәкъдим итте.
А.Песошин ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп,элеккеге җитәкче Эльмира Зарипованың ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры итеп билгеләнүен искә төшерде. Ул Республика Хөкүмәте исеменнән аңа ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазыйфасындагы эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.
“Аның 2008-2014 еллар дәвамындагы эшчәнлек чорында зур күләмле оештыру эшләре, шулай ук электрон база һәм мәгълүмат системасын кертү буенча эш башкарылды, - дип билгеләп үтте Алексей Песошин. – Иң мөһиме сез Татарстанда демографик рекордны теркәдегез һәм Россия Президентының “май указлары”н гамәлгә ашыруда зур өлеш керттегез”.
Ул Эльмира Зариповага ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды һәм яңа вазыйфада уңышлар теләде.
Алексей Песошин, ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазыйфасы мөһим һәм четерекле дә. Шуңа күрә бу вазыйфага эш тәҗрибәсе булган кешене билгеләү карар ителде, дип белдерде.
Ул элек Казан шәһәре Башкарма комитеты ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкарган Альбина Шәвәлиеваның ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнүе турындагы указны укыды.
“Идарәнең барлык традицияләре дә дәвам ителәчәгенә ышанам, төгәл, ышанычлы һәм нәтиҗәле эшчәнлек телим”, - диде А.Песошин.
Белешмә өчен:
Шәвәлиева Альбина Рафаил кызы
1977 елның 8 августында Казанда туган.
Югары белемле. 1999 елда юриспруденция белгечлеге буенча В.И.Ульянов-Ленин исем. Казан дәүләт университетын тәмамлаган.
12.1999-08.2003 – «Клишин и партнеры» территорияара адвокатлар коллегиясендә стажер, адвокат;
08.2003- 04.2006 - «Адвокат Б.С.Рыбак и партнеры» коммерциячел булмаган партнерлык адвокатлар коллегиясе, адвокат;
04.2006-03.2007 – Казан шәһәре Башкарма комитеты, Эшләр белән идарә итү, баш белгеч; ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары, җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы;
30.03.2007 – октябрь 2014 – Казан шәһәре Башкарма комитетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе.
2014 елның октябреннән – ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Кадерле булачак әниләр!
Сезне чын күңелдән Бөтенроссия йөклеләр көне белән котлыйм!
6
апрель, 2026 ел
Хатын-кызның чәчәк атуы: бала табудан гармониягә
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе базасында йөкле хатыннарга бала тапканнан соңгы игътибар турында сөйләячәкләр.
3
апрель, 2026 ел
Янтарь туй
2026 елда Калининград өлкәсенең 80 еллыгы уңаеннан ЗАГС идарәсе бәйрәм чаралары кысаларында Калининград өлкәсендә Россиянең төрле өлкәләреннән парларны никахларын теркәргә чакыра.
2
апрель, 2026 ел
Гаилә тарихы - ил тарихы
«Гаиләле Татарстан» лагерының язгы юридик сменасының 8-9 сыйныф укучылары өчен оештырылган өченче көне «Гаилә тарихы - ил тарихы» шигаре астында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз