Алар арасында бриллиант юбилярларыбыз: Валеев Ялкын Нигъмәт улы һәм Люция Гали кызы, Криницын Борис Владимир улы һәм Ия Газиз кызы. Алтын юбилярлар: Тумакаев Фәрид Шакир улы һәм Флюрэ Сәид кызы, Нестеров Вячеслав Василий улы һәм Тамара Петр кызы, Хәйруллин Абдулләхәт Гатаулла улы һәм Ильхамия Зарип кызы, Мусин Илгиз Аздан улы һәм Мәдинә Хәбиб кызы, Майоров Вячеслав Александр улы һәм Любовь Леонид кызы бар иде. Барлык юбилярларыбыз да шәһәребез үсешенә үзләренең зур өлешен керткән шәһесләр.
Алып баручы һәрбер гаиләгә тукталып аларның тормышы турында сөйләп үтте һәм аларны шушы күркәм бәйрәм котлады. Юбилярларга Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшин исеменнән котлау хаты һәм бүләкләр. тапшырылды. Бәйрәмнән соң барлык кунакларыбыз “Казан” гаилә үзәгенең манзара мәйданчыгына күтәрелеп шәһәребез белән хозурланды.