Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм Тубән Кама муниципаль районы авыл җирлегендә 2014 елның 01 нче октябрендә уткәрелде.
Мәдәният йортларында һәм авыл клубларында музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашы белән концертлар уткәрелде.Тубән Уратма авылы халкы өчен зур бүләк булып Татарстанның атказанган артисты Венера Ганиеваның чыгышы булды.
Шушы истәлекле көннәрдә авыл мәктәпләрендә сугыш һәм хезмәт ветераннары авыр чорларны кичереп чыккан вакытларны искә төшерделәр һәм яшьләргә узләренең теләкләрен җиткерделәр.
Өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп тәбрикләү сүзе белән авыл җирлекләре башлыгы һәм депутатлар сүз алды.
Бәйрәмгә багышланган чәй табынына Түбән Кама районында яшәүче барлык өлкәннәр дә чакырылды.