Апас районында кәләш белән кияү бизәүле, тарантаслы атларда

2014 елның 6 октябре, дүшәмбе

4 нче октябрьдә Апас районы Югары Ындырчы урамнары гөр килеп торды. Биредә яшәүче Бакировлар борынгы гореф-гадәтләргә нигезләнеп кыз бирде. Кәләш белән кияү бизәүле, тарантаслы атларга утырып урам әйләнде, атлар белән изгеләр зиратына барып сәдакалар салдылар. Апас егете Мурат Мусаев һәм Югары Ындырчы кызы Энҗе Бакирова язмышларын мәңгелеккә бәйләде. Язылышу тантанасында яшьләргә район башлыгының Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Яшьләр туган төбәгебездә төпләнеп калып, бар көчләрен туган ягыбызга багышларга уйлыйлар. Мурат юллар идарәсендә хезмәт итсә, Энҗе Югары Ындырчы мәктәбендә балаларга белем бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International