1 нче октябрьдән 10нчы октябрьгә кадәр Мөслим районында традиция буларак Өлкәннәр декадасы уза

2014 елның 7 октябре, сишәмбе

Бу яшьләрнең өлкәннәр белән очрашулары, тантаналы кабул итүләр, клубларда очрашулар, экскурсияләр, концерт программасы. Декада кысаларында район Башлыгы Рамил Муллин район картлар һәм инвалидлар йортында булды һәм анда яшәүчеләрне Өлкәннәр көне белән котлады. Ветераннар клубы әгъзалары өлкәннәр алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Шулай ук 2нче октябрь көнне лаеклы ялда булган район хакимияте хезмәткәрләре катнашында районкүләм бәйрәм чарасы узды. Өлкәннәр район җитәкчелегенең котлауларын кабул иттеләр, мәдәният йорты үзешчәннәренең дәртле җырларын тыңладылар. Тантанада катнашучыларга бу көн бәйрәм концерты белән генә түгел, ә барлык дуслар һәм хезмәттәшләр белән аралашу мөмкинлеге белән дә истә калачак.

Табын артында өлкәннәр белән очрашулар барлык оешмаларда һәм авыл җирлекләрендә дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International