Халыкара өлкәннәр көне

2014 елның 5 октябре, якшәмбе

1 октябрь көне Югары Ослан муниципаль районының барлык мәдәният йортларында, күп функцияле үзәкләрдә,китапханәләрдә  Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр. Чакырылган кунаклар өчен  концерт программасы күрсәтеп, бәйрәм азагында кунакларны  чәй табынына чакырдылар.К унаклар үзара чын күңелдән бер-берсе белән  сөйләшеп,аралашып утырдылар. Чакырылган кунакларның кайберләре озак вакытлар күрешмәгән булганнар, алар  үткәннәрен, яшь вакытта бергә ничек тырышып эшләп,гаилә корып яши башлауларын искә төшерделәр. Хәзерге көндә оныкларын тәрбияләүдә булышуларын, аларның казанышлары белән горурлануларын сөйләделәр. Бәйрәм чарасының азагында ветераннар бу бәйрәм табынын оештыручыларга рәхмәтләрен әйттеләр. Мондый бәйрәмнәрдә алар үзләрен бик бәхетле саныйлар, яшь буынның үзләренә карата игътибарлы булуларын күреп гомерләренең бушка узмаганына сөенәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International